Равил Кузюров Лубян урман-техник көллиятендә уку процессын оештыру белән танышты
Татарстан Урман хуҗалыгы министры махсус кабинетларны һәм лабораторияләрне, китапханәне карады, Россия Федерациясе халыклары тарихы һәм мәдәниятенә багышланган «Без төрле, без бергә» дигән сыйныфтан тыш чарада катнашты.
Татарстан Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Лубян урман-техник көллиятендә уку процессын оештыру белән танышты. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Равил Кузюров махсус кабинетларны һәм лабораторияләрне, китапханәне карады, Россия Федерациясе халыклары тарихы һәм мәдәниятенә багышланган «Без төрле, без бергә» дигән сыйныфтан тыш чарада катнашты, укытучылар һәм студентлар белән аралашты.
Хәзерге вакытта көллияттә 300дән артык кеше белем ала. Укыту урман һәм урман-парк хуҗалыгы, бакча-парк һәм ландшафт төзелеше, икътисад һәм бухгалтер исәбе юнәлешләре буенча алып барыла.
Шулай ук Равил Кузюров, студентлар белән Бөтенроссия экологик диктанты язып, үзенең белемнәрен сынап карады.
Эш сәфәре ахырында министр Лубян урман хуҗалыгының «Уку-тәҗрибә цехы»нда булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев