Котлау.
Июнь аенда Өлге авылында яшәүче Хәтирә Салихова үзенең 100 яшьлеген каршы ала, Олыяздан Гөлсирә Гыйльметдинова, Починок-Кучуктан Анастасия Исламова, Әсән-Елгадан Фәймә Минебаева, Балыклыдан Шамил Сәлахов, Шепшеңәрдән Габделәхәт Әхмәтвәлиев, Тырыштан Нәкыйп Харрасов, Кәчимирдән Раушания Мөхәмәтҗанова, Нырты совхозыннан Евдокия Зайцева, Аш-Буҗидан Фәләхетдин Хәмәтдиновлар 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтә.
Район башлыгы Сергей Димитриев ветераннарны олуг юбилейлары белән ихластан котлый, аларга күңел тынычлыгы, сәламәтлек, балалары, оныклары һәм якыннарының хөрмәтен тоеп яшәүләрен тели.
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев