Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Путин төшемә керде

Минем инде Сталин, Брежнев, Чубайс, Грызлов, Алла Пугачеваларны да күргәнем бар, ләкин ни өчен алар белән саташканымны гына аңламыйм.

Моннан 2-3 ел элек Владимир Путинны төшемдә күргән идем. Менә күптән түгел тагын керде бит. Минем инде Сталин, Брежнев, Чубайс, Грызлов, Алла Пугачеваларны да күргәнем бар, ләкин ни өчен алар белән саташканымны гына аңламыйм.

Әлеге төшемдә Путинны үзем эшләп пенсиягә киткән Заготзерно конторасының беренче катында урнашкан ашханә каршындагы коридорда очраттым. Имеш, Заготзерно директоры янына кереп барам икән. Шунда Путин килеп чыкты. Ул: “Нинди йомышларыгыз бар? Нишләп йөрисез?” - дип, кулын биреп күреште. Мин, җавап кайтарып: “Бик мөһим сорау белән директорны күрәсем бар иде”, - дидем. Ә Путин: “Директор монда юк, ул, юллама алып, Кырымга китте. Нишләп әлеге соравыгызны миңа гына әйтмисез, минем бит бөтен мәсьәләне дә региональ итә торган мөмкинлегем бар”, - дип, әкрен генә контора алдындагы ямь-яшел чирәмлекләр, чәчәкләр утырткан клумбалар арасына чыгып, аларны күзәтеп йөри башлады. Мин исә әйткән сүзләрен аңлап алдым да аңа мөрәҗәгать итәргә диеп янына бара башладым. Ул, елмаеп, күземә карап алды. Путин каршына килеп җитә алмадым – уянып киттем.

Мурат, Кукмара

фото: Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X