Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Путин Россиядә өлешчә мобилизация игълан итте

«Мобилизация чаралары бүген - 21 сентябрьдә башланачак», - дип ассызыклады Путин һәм район башлыкларына әзерлек эшләрен башлауны

Россия Президенты Владимир Путин Россиядә өлешчә мобилизация турында игълан итте. Бу хакта ул россиялеләргә мөрәҗәгате вакытында әйтте, трансляция бүген 9.00 сәгатьтә башланды, дип яза «Татар-информ» МА.

«Ватаныбызны, аның суверинитетын һәм территориаль бөтенлекне саклау, халкыбызның һәм азат ителгән территорияләрдә яшәүчеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен Саклану министрлыгы һәм Генераль штабның Россия Федерациясендә өлешчә мобилизация үткәрү турындагы тәкъдимен хупларга кирәк дип саныйм», – диде дәүләт башлыгы.

Ул билгеләгәнчә, сүз нәкъ менә өлешчә мобилизацияләү турында бара, шуңа күрә хәрби хезмәткә хәзерге вакытта запаста торучы гражданнар гына чакырылырга тиеш булачак, иң беренче чиратта Кораллы көчләр сафында хезмәт иткән һәм билгеле бер хәрби-учет белгечлекләре һәм тиешле тәҗрибәсе булганнар.

Хәрби хезмәткә чакырылучылар, частьләргә җибәрелү алдыннан, махсус хәрби операция тәҗрибәсен исәпкә алып, өстәмә хәрби әзерлек узачак.

«Мобилизация чаралары бүген - 21 сентябрьдә башланачак», - дип ассызыклады Путин һәм район башлыкларына әзерлек эшләрен башлауны йөкләде.

фото: скриншот

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk