Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Песиләр дә яхшылыкны онытмый

Кинәт янәшә кабер өстендәге чардуган башында утырган песине күреп, туктап калалар.

Гомерләр узып барган чакта артка борылып карарга вакыт юк. Ә бит кирәк: җәмгыятькә файда китердемме, кешеләрне рәнҗетмәдемме, әти-әнигә хөрмәт күрсәттемме, песи тырнагы кадәр генә булса да яхшылык кылдыммы, яхшы хатирәләр калдымы, дип уйлыйсың. 40 ел эш стажына ия булуым – җәмгыятькә булышканмын дигән сүз. Әти-әнине соңгы юлга дин кануннары буенча озаттым. Искә алып сөйләрдәй хатирәләрем дә күп. Шуларның берсе – бабамның песие турында.

Бабам гомере буе кешеләргә мич чыгарды. Иртә китеп, кич кайта иде. Шул кичләрнең берсендә Манзарасның су буенда песи баласын табып, өенә алып кайта. Аны юындырып, ашатып, үзе белән йокларга яткыра. Бабайның шушы яхшылыгын песи баласы онытмады. 

Авырту-үлемнәр беркемне дә читләтеп үтми. Бабай да,  авырып, урын өстенә калды. Шул чакта песиебез, ашаудан калып, аны караваты астында саклап ятты.

Вакыйганың иң хикмәтлесе алда әле. Бабайның мәетен өйдән алып чыгып, зиратка  барганда, песи дә соңгы юлга озатучы кешеләр артыннан иярде. Гаҗәеп хәл бит! Мәетне җирләгәч, дога кылып, сәдака өләшкәннән соң, кешеләр таралыша башлый. Кинәт янәшә кабер өстендәге чардуган башында утырган песине күреп, туктап калалар. Песи тикле песи якын кешесе белән хушлашырга килгән. Мондый хәлне кемнең дә булса күргәне яки ишеткәне булдымы икән?

Песинең соңгы көннәре турында белмибез. Бабай исән вакытта бакча башындагы үзәндә бергә йөри иде алар. Менә шул үзәндә күрүчеләр булган песине. Бабайны сагынуы булгандыр.

Нәкыйп КӘРИМУЛЛИН

Редакциядән: укучыларыбыз хәтерлидер, газетабызда берничә ел элек хуҗасының каберенә көн саен барып йөри торган эт турында журналист язмасы чыккан иде. Хуҗасы Зур Кукмара зиратында җирләнгән.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk