Пенсионерларны онлайн-курсларга чакыралар
Россия Банкы оештырган әлеге курсларга төркем белән дә, мөстәкыйль рәвештә дә кушылырга була.
Татарстан Республикасында яшәүче өлкән яшьтәге кешеләр Россия Банкы оештырган онлайн-курслар уза һәм финанс грамоталылыгына өйрәнә ала. Курслар «ПенсионФГ» проекты буенча үткәреләчәк. Бу турыда Россия Банкы бүлеге — ТР Милли банкы матбугат хезмәте хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
Анда катнашучылар Үзәк Банк белгечләреннән банк хезмәтләреннән имин һәм нәтиҗәле файдалану, финанс алымнарын дөрес сайлау, онлайн-технологияләр һәм мошенникларның гамәлләреннән саклану юллары хакында беләчәк.
Сайтта үзеңә уңайлы вакытны һәм лекция темасын сайлап алырга һәм курсларга төркем белән дә (халыкка хезмәт күрсәтү буенча комплеслы үзәкләр аша), мөстәкыйль рәвештә — өйдәге җайланма аша да кушылырга була.
«Россия Банкы теләгән барлык кешегә, шул исәптән пенсионерларга да, финанс грамоталылыгы дәрәҗәсен күтәрү өчен уникаль мөмкинлек бирә. Курслар онлайн-режимда узачак, бу хәзерге вакытта бик тә актуаль», — ди Россия Банкы Идел-Нократ Баш идарәсенең ТР буенча Милли банкы бүлеге идарәчесе Марат Шәрифуллин.
Узган ел Татарстанда әлеге проектта 5,5 мең кеше катнашкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев