Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Парламентарий Конституциягә кертергә тәкъдим ителгән нигезләмәләрне хуплады

Депутат Марат Бариев вазгыятьне җентекләп тикшерергә кирәклеген искәртте.

Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Марат Бариев Россиядә Конституциягә төзәтмәләрне кабул итүгә бәйле эшне төгәлләргә кирәклеген белдерә, дип яза «Татар-информ».

«Төзәтмәләрне кабул итүгә әзерләнергә кирәк. Эпидемиягә бәйле куркыныч кимү белән, хокукый кырда үз урынын алсыннар өчен, төзәтмәләр буенча эшне төгәлләү зарур», - дип билгеләп уза Бариев.

Парламентарий Төп законга кертергә тәкъдим ителгән нигезләмәләрне хуплады. Коронавирус пандемиясе фонында аларга төзәтмәләр кертүгә килгәндә, Бариев вазгыятьне җентекләп тикшерергә кирәклеген искәртте.

«Хокук белгечләре һәм җәмгыять боларның барысына да анализ ясарга тиеш. Моннан тыш, коронавируска бәйле вазгыять әле уңай якка үзгәрмәде, ул чәчәк ату чорын кичерә. Шуңа күрә ашыкмаска кирәк», - диде депутат.

фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев