Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Онытылмас батырлыклар

Илебезнең иминлеген, таңнарыбызның тынычлыгын, көннәребезнең матурлыгын солдатлар саклый. Элек тә шулай булган, хәзер дә шулай...

Әфганстандагы сугыш ун ел бара. Бу сугышта 620 мең хәрби катнаша, 15 мең солдат һәм офицер аяусыз сугышта үлеп кала. 92 кешегә Советлар Союзы Герое һәм Россия Федерациясе Герое исеме бирелә. Әфган сугышындагы совет солдатының һәм офицерларның батырлыклары аша безнең егетләребез бер-берсе өчен гомерләрен дә кызганмаганнарын аңлыйбыз. Шуларның берсе – хәзерге вакытта Чиләбе шәһәрендә яшәүче Радик Кәримов турында язарга телим.

Ул Түбән Арбаш авылында туа, авыл мәктәбендә ун сыйныф тәмамлый. Аннан армиягә алына. Башта Фирганә шәһәрендә хәрби өйрәнүләр үзәгендә хезмәт итә, аларны биредә парашюттан сикерергә өйрәтәләр. Радик абый һава-десантчылар гаскәренә эләгә һәм 25 тапкыр парашюттан сикерергә өлгерә. Алты айлык курсларны үткәч, аны коры, эссе, комлы Әфган җиренә алып китәләр. Ике атна дәвамында Кандагар шәһәрендә карантинда булганнан соң, Кабул шәһәренә күчерәләр. Радик абыйга БТРда кышлакларга азык-төлек илтүче автоколоннаны саклап, озатып бару бурычы йөкләнә. Гиндукуш таулары аша шушы хезмәтне башкарганда, минага эләгеп, аның БТРы шартлый, һәм ул каты яралана: аягы, кулы, күз яны җәрәхәтләнә. Хәзерге вакытта да аның тез капкачы эчендә мина кыйпылчыгы йөри. Радик абыйны аңсыз рәвештә Кабул шәһәрендәге госпитальгә озаталар, ике көн аңсыз ята, анда дүрт ай дәвалана. Хат язмаганга, якыннары аны үлгән дип уйлый. Кукмара хәрби комиссариатына аның исеменә “Батырлык өчен” медале килгәч, әти-әнисе бик кайгыра, борчыла. Бу хәбәрдә “үлгәннән соң бүләкләнә” дигән юллар була. 
Командиры Пономарев Ростов шәһәренә отпускага кайткач, шартлаган БТРдан тапкан Радик абыйның кул сәгатен авылга җибәрә. Әти-әнисе шушы адрес буенча “Безнең улыбыздан дүрт ай хат-хәбәр юк, исәнме икән ул?” дип хат язалар.

Радик абый госпитальдән соң кире үзенең частена кайта һәм, таулар, упкыннар аша уза торган “Караван” операциясендә катнашып, азык-төлек өләшеп йөрүче 300гә якын машиналарны саклап, озатып йөрүен дәвам итә. Хәрби бурычын үтәп, туган иленә кайтырга боерык алса да, ун көн буе Әфган җиреннән очып китә алмый торалар, чөнки бик көчле ком бураннары була.

Быел совет солдатларын Әфган җиреннән чыгарылуына 30 ел тула. Шул уңайдан авылыбызда бик матур очрашу оештырылды. Гыйнвар аенда Радик абый әти-әнисе янына кайтты. Кукмарадагы “Батыр туганнар” оешмасының рәисе Азат Хуҗин аны юбилей медале белән бүләкләргә килде. Әфганда хезмәт иткән район егетләренең батырлыкларын барлап, туплап, мәңгеләштерү максатыннан, әлеге оешма бер ел элек барлыкка килгән.
Азат Хуҗин үзе дә 1986 елларда Әфган җирендәге Герат провинциясендә чик сакчысы гаскәрләрендә шофер булып хезмәт итә. “Караван” операциясендә катнаша. Хөкүмәт тарафыннан “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә.

Интернационал бурычларын үтәп кайтканнан соң, алар, югары сыйныфлар өчен оештырыла торган хәрби җыеннарда катнашып, булачак солдатларга дәресләр бирәләр. Тормыш дәвам итә, аларның сукмаклары аерыла: Радик Чиләбе якларына юл тота, ә Азат үзенең тормышын хәрби юл белән бәйли. Күп тапкырлар Кавказда була, ике ел элек лаеклы ялга чыга.

Районыбызда “Памяти достойны... 1979-1989” дигән китап чыгару эшенә керешкәч, былтыр Азат абый, Радик абыйны эзләп, Чиләбегә юл ала, һәм 16 елдан соң алар кабат күрешә.
Менә шуңа да быел дулкынландыргыч, шул ук вакытта кызганыч һәм шатлыклы очрашу булды.

Егетләребезнең батырлыкларын онытмыйк, һәрдаим искә алыйк. Исәннәрнең - кадерен, үлгәннәрнең каберен бел, дип юкка гына әйтмиләр бит.

Рима ХИСАМОВА, 
Түбән Арбаш авылы китапханәчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X