Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Мәмәширдә узган җыенда юл, күперләр төзекләндерү һәм автобус проблемалары күтәрелде

Халык белән очрашу мәдәният йортында узды.

Авыл җирлекләрендә халык җыеннары башланып китте. Район башлыгы киңәшчесе Равия Каримуллина җитәкчелегендәге төркем Мәмәшир җирлегендә булып кайтты. Җирлек Мәмәшир һәм Тәмәй авылларын берләштерә. 

Авыл җирлеге башлыгы Илгиз Әхмәтҗанов сүзләренә караганда, 305 хуҗалыкта барлыгы 923 кеше яши. 

«Авылларда тормышны алып бару өчен мөмкинлекләр тудырылган. Мәктәп, балалар бакчасы, кибет һәм мәчетләр эшли. Узган ел өч федераль грантка ия булдык. Аның кысаларында һәйкәл һәм ял паркы булдырылды. Тиздән спорт һәм хоккей мәйданчыкларын да эшлэп бетерәчәкбез», - диде ул. 

Шулай ук Илгиз Әхмәтҗанов җирлектә башкарылган эшләр белән дә таныштырды, киләчәккә план һәм бурычлар билгеләде. Мәмәшир җирлегендә төп проблема булып авылга керү юлын, күперләрне төзекләндерү һәм автобуслар йөрешен көйләү тора. 

Җыенда участок инспекторы Ришат Гәрәевның да чыгышы тыңланды. Узган ел җирлектә биш җинаять эше теркәлгән, төрле хокук бозулар өчен 31 административ беркетмә төзелгән. 

Район башлыгы киңәшчесе Равия Каримуллина районның социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды, 2021 елга куелучы мәсьәләләрне билгеләп үтте.

Чыгышлар соңында сорауларга җаваплар бирелде, алдынгылар бүләкләнде.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk