Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Марат Җәббаров шәхси эшмәкәр Рамазан Юнысовның кондитер продукцияләре җитештерү цехында эш барышы белән танышты

Биредә җитештерелгән продукция 400гә якын сәүдә ноктасына озатыла.

Бүген Кукмарага Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббәров килде.

Ул шәхси эшмәкәр Рамазан Юнысовның производство комплексында булып, кондитер продукцияләре җитештерү цехында производство линияләре белән танышты.

Районда кече һәм урта бизнесны үстерү буенча зур эш алып барыла. Әлеге өлкәдә райондашыбыз Рамазан Юнысовның хезмәте зур. Алар җитештергән продукциянең даны еракларга танылган. Кукмарада гына түгел, күрше-тирә районнарда да «Рамазан икмәге»н яратып алалар. Соңгы елларны продукциягә ихтыяҗ арту нәтиҗәсендә, цех биналарын киңәйтергә туры килә.

«Бүгенге көндә биредә 80 кеше хезмәт куя, 40тан артык төрдә 10 тоннага якын продукция җитештерелә. Ул республиканың Кукмара, Арча, Балтач, Мамадыш һәм Теләче районнарына һәм Киров өлкәсенең Нократ Аланы, Красная Поляна, Сосновка шәһәрләрендәге 400гә якын сәүдә ноктасына озатыла. 2018 елның сентябрендә гомуми мәйданы 9 мең квадрат метр булган 3 бина сатып алынды. Хәзерге вакытта әлеге бинаның бер өлешендә реконструкция эшләре төгәлләнде. Анда батон, кондитер әйберләре, җитештерелә. Тиздән заманча төрү линияләре эшли башлаячак, моның өчен чит илләрдән җиһазлар кайтартылды. Яңа җиһазлар кул хезмәтен куллануны шактый киметергә мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук объектны эшләтеп җибәргәч, 20ләп өстәмә эш урыны булыр, дип уйлыйбыз», - диде Рамазан Юнысов.

Марат Җәббәров аларның эшчәнлегенә югары бәя бирде.


    
Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk