Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Манзарас авыл җирлегендә үзара салым акчасы юлларга вак таш җәю, күперләрне ремонтлау һәм урамнарны яктырту өчен тотылачак

Быел җирлектә 500әр сум акча җыярга тәкъдим итәләр

Манзарас авыл җирлегендә үзара салым кертү буенча референдум оешкан төстә бара. Җирлек башлыгы Рашидә Хәбибуллинаның сүзләренә караганда, тавыш бирү өч пунктта оештырылган.

- Узган ел үзара салым 500әр сумнан җыелган иде. Дүрт авылга, дәүләт субсидиясен дә кертеп, барлыгы 2 миллион 180 мең сум акча тупланды. Без аларны башлыча авыл урамнарына вак таш җәю, Манзараска янгын гидранты урнаштыру, баганаларда ут лампочкаларын алмаштыру, чишмәгә җәяүлеләр өчен күпер ясау, Өлге һәм Киндеркүл авылларында зират коймаларын өлешчә тоту, Өлге белән Кәчимирдә Ватан геройларына куелган һәйкәлләрнең язуларын яңарту, киләсе елга Манзараста зират өе салу өчен кирпеч сатып алу, юлларны кардан чистарту һәм башка кирәкләр өчен файдаландык, - диде Рашидә Хәбибуллина. - Быел да үзара салымны 500 сум итеп билгеләдек. Акчалар тиешенчә җыйналса, быел да авыл урамнарына таш җәю, Манзараста ике җәяүлеләр күперен ремонтлау, чишмә ясау, Киндеркүл, Өлге авылларының зират коймаларын төзекләндерү, Манзараска зират өе салу, баганаларга энергия саклагыч лампочкалар кую һәм башка эшләр планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk