Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Мәмәшир авылында халык жыены узды

Мәмәшир авылында эшлим дигән кешегә акчасы да, йорты бар. Ләкин халыкны борчыган юллар проблемасы кайчан хәл ителер? Әлеге һәм башка мәсьәләләр Мәмәшир мәдәният йортында узган халык жыенында каралды.

 

«2024 елда үзара салым акчаларына Мәмәшир авылындагы су башнясы тышланды, ике су насосы, янгын инвентарьлары алынды, Мәмәшир авылында 435, ә Тәмәйдә 150 метр таш жәелде», — диде үз чыгышында авыл жирлеге башлыгы Илгиз Әхмәтҗанов.

Мәмәшир авылында халык жыены узды

Бүгенге көндә уңышлы гына эшләп килүче сөтчелек комплексында 1188 баш терлек санала, шуның 820 е — сыерлар. Хуҗалык көненә 22 тонна сөт җитештерә, эшчеләрнең уртача хезмәт хакы 45 −50 мең сум тәшкил итә. Начар мени? Хуҗалык 32 кешене эш белән тәэмин иткән. Комплексның җитәкчесе Тәнзил Гомәров сүзләренә караганда, эшлим дигән кешегә дәүләт программасы ярдәмендә йорт салып бирү мөмкинлеге дә бар. Бүгенге көндә яңа комплекс төзү эшләре бара, димәк, тагын ничә кеше эшле булачак!

Мәмәшир авылында халык жыены узды

Полиция подполковнигы Рамазан Мамлеев үз чыгышында мошенниклык очракларына тукталды. Мисалга, бүгенге көндә кырыкалдарлар үз максатларында хәтта диспансеризацияне дә файдалана икән. Моннан тыш, яше тулмаган, машина йөртү таныклыгы булмаган балалар ата-аналары бүләк иткән кыйммәтле транпортка утырып, төрле юл хәләкәтләренә очравын, ата-аналарның игътибары җитмәү аркасында балалар, яшүсмерләр тарафыннан төрле жинаятьләр кылынуы хакында да искәртте ул. Кызганыч, ләкин ахыры бик аянычлы шул. Шуңа күрә, гаиләләрдә әлеге мәсьәләләргә күбрәк игътибар бирелсен иде.

Мәмәшир авылында халык жыены узды

Кукмара һәм Балтач районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлегенең дәүләт инспекторы Фәрхәд Кәримуллин сүзләренә караганда, узган ел районыбызда — 35 янгын очрагы, шуның 2 се — Мәмәшир җирлегендә теркәлгән. Янгын чыгуның төп сәбәпләре электр җиһазларының дөрес эшләмәве һәм аларны дөрес кулланмау булган. Белгеч заманча сэндвич торбаларны да тиешле таләпләргә туры китереп файдаланырга өндәде. Җирлекләрдә чүп ягу мәсьәләсенә дә тукталды: ризык әзерләгәндә мангал төзек, йорттан 5 метр ераклыкта урнашкан, ә тирә-яны чүп-чардан чистартылган булырга тиеш. Ләкин янгынга каршы режим кертелгән чорда чүп ягулар, шашлык пешерүләр катгый тыела. Әлеге чорда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар икеләтә арта.

Мәмәшир авылында халык жыены узды

Очрашуда районыбызда 2024 елда эшләнгән эшләргә нәтиҗәләр ясалды, авыл хуҗалыгы тармагындагы үсешләр ассызыкланды. Мисалга, көндәлек савым 500 тоннага якын. Районыбызның берничә авылында юллар төзекләндерелгән. Моннан тыш, Әсән-Елга авылы һәм шәһәрнең «Ромашка» балалар бакчасында капиталь ремонт эшләре узды, авылларда яңа медпункт, спорт мәйданчыклары, модульле китапханәләр ачылды һәм башкала.

Мәмәшир авылында халык жыены узды

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләре буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина районда һәм җирлектә эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясап, киләчәккә планнар билгеләде, халыкны борчыган сорауларга җавап бирде. Ә юл мәсьәләсенә килгәндә, бүгенге көндә Мәмәшир борылышындагы юлны безнең баланска күчерү буенча эшләр бара, өлешчә Күкшел авылына кадәр юл ремонтланган.

Мәгълүмат итеп, агымдагы елның ноябрь аенда Мәмәшир җирлегенә мобиль поликлиника килүе көтелә, монысы да халык өчен зур ярдәм.

Мәмәшир авылында халык жыены узды

Мәмәшир мәдәният йортында оештырылган Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы, «Алтын йөрәкле кеше» бәйгесе җиңүчесе Мәхмүт Исмәгыйлевнең иҗади күргәзмәсе хакында аерым әйтәсе килә. Һәр картина уникаль, сихри көчкә ия, аның эченә кереп югаласың да, берничә мизгелгә вак-төяк мәшәкатьләрдән арынып торасың. Олы хезмәте өчен якташыбызга район һәм авыл җирлеге башлыклары исеменнән истәлек бүләге тапшырылды.

Мәмәшир авылында халык жыены узды

фото: Йолдыз Гыймадиева/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев