Лубянлылар велосипед белән бүләкләнде
Соңгы яңалыклар

Лубянлылар велосипед белән бүләкләнде

Лубян урман-техник көллияте студентлары “Яшел җиделек” конкурсы җиңүчеләренең берсе булды

Казан шәһәренең Александр Пушкин исемендәге Мәдәният үзәгендә “Табигать экологиясеннән алып, күңел экологиясенә кадәр” дигән V республика фестивале узды. Аның кысаларында республика “Чиста булачак” яшьләр иҗтимагый оешмасының 2019 елгы эшенә йомгак ясалды, “Яшел эстафета” онлайн эко-квесты, “Яшел җиделек” конкурсы җиңүчеләре һәм хәрәкәт активистлар бүләкләнде.


“Яшел җиделек” конкурсында җиңүчеләр арасында Лубян урман-техник көллияте студентлары да бар иде. Алар Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Мактау грамотасы һәм велосипед белән бүләкләнде.

 

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев