Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Күкшел җирлегендә хисап җыелышы узды

Ул үткән елгы эш нәтиҗәләренә быгышланган иде.

Районда халык җыеннары бара. Күкшел авыл җирлегендә хисап җыелышы яңа төзекләндерелгән мәдәният йортында узды. Җирлек халкы белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин җитәкчелегендәге төркем очрашты.

Күкшел җирлегендә хисап җыелышы узды

Күкшел авыл җирлегендә 389 хуҗалыкта 1007 кеше яши. 2023 елда 5 бала дөньяга килгән, 14 кеше үлгән. Җирлек территориясендә мәдәният йорты, ике фельдшер-акушерлык пункты, китапханә, почта бүлеге, урта, коррекция мәктәбе, балалар бакчасы, биш шәхси кибет халыкка хезмәт күрсәтә.

«Җирлеккә керүче Күкшел һәм Мәчкәрә авылларында һөнәре халык яши. 4 крестьян-фермер хуҗалыгы, 6 шәхси эшмәкәр үз эшен алып бара. Хезмәт яшендәге 19 кеше бюджетта, 45 кеше читкә китеп, 46 кеше эшмәкәрләрдә хезмәт куя», — дип сөйләде җирлек башлыгы Раяз Хәмидуллин.

Шәхси хуҗалыкларның күбесе терлек асрап көн күрә. Аларда барлыгы 390 мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуның 110ы — савым сыерлар.

Шулай ук җирлек башлыгы үзара салым программасы нигезендә башкарылган эшләргә дә тукталды. Бу — мәдәният йортына кирәк-яраклар алу, урамнарны кардан чистарту, чишмә төзекләндерү, зиратларны карап тоту.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин районда дәүләт программаларының үтәлеше, сәнәгать һәм авыл хуҗалыкларындагы икътисади күрсәткечләр, алда торган бурычлар белән таныштырды.

Күкшел җирлегендә хисап җыелышы узды

Чыгышлардан соң хезмәт алдынгылары бүләкләнде.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев