Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмараның юл хәрәкәте яшь инспекторлар отряды әгъзалары Сабир Әхтәмов каберенә чәчәкләр салдылар

Бабаларыбызның батырлыгы, ныклыгы аркасында безнең хәзер тыныч күгебез, яшәргә, укырга һәм хезмәт итәргә мөмкинлегебез бар, дип билгеләп үтә яшь инспекторлар.

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Манзарас урта мәктәбенең юл хәрәкәте яшь инспекторлар отряды әгъзалары Манзарас авылында җирләнгән Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмов каберенә чәчәкләр салдылар. Бу турыда район эчке эшләр бүлегеннән хәбәр иттеләр.

«Җиңү көне - безнең өчен иң кадерле бәйрәм! Быел без юбилей датасын – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәбез. Безнең бабаларыбызның  батырлыгы, ныклыгы аркасында безнең хәзер тыныч күгебез, яшәргә, укырга һәм хезмәт итәргә мөмкинлегебез бар», - дип билгеләп үтте юл хәрәкәте яшь инспекторлар отряды әгъзалары.


 

фото: район эчке эшләр бүлегеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk