Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмараның Тинчурин урамындагы канализация люгы авария хәлендә

Көннәрдән беркөнне аның кемдер өчен вакытлыча капкын булуына шик юк.

«Өй каршыбыздагы канализация чокыры бик куркыныч хәлдә, анда шул тирәдә йөрүче теләсә кем төшеп китәргә мөмкин. Килеп карагыз әле», - дип шалтыратты Кукмараның Тинчурин урамындагы 16нчы йортта яшәүче бер ханым.

Күрсәтелгән адрес буенча бардык. Бу тирәдә күпфатирлы, ике катлы 16нчы һәм 20нче йортлар кара-каршы урнашкан. Ике арадагы, дөресрәге, подъездлар каршындагы зур булмаган мәйданда биредә яшәүчеләр юган керләрен дә киптерә, агачлар ышыгындагы эскәмияләрдә ял итә, бала-чага уйный икән. Шушында ук берничә канализация чокыры күренә. Дөрестән дә, аларның берсе бик куркыныч хәлдә булып чыкты.

Янәшәсендә тимер-томыр, таш өемнәре, өстендәге капкачы ватылып беткән, аның бер өлеше чокыр эченә үк асылынып тора. Сакланып кына чокыр эченә дә күз салдык, тирәнлеге ике метрдан да ким түгел икән. Көннәрдән беркөнне аның кемдер өчен вакытлыча капкын булуына шик юк.

16нчы йорт тирәсен әйләнгәндә аның янәшәсендәге тигәнәк “урманы”н, андагы чүп өемнәрен күреп шаккаттык. Инде ялт иткән Кукмарада мондый урыннар да калгандыр дип һич уйламассың!

Алда әйтеп үткән мәйданчык та чүп өемнәренә, чүп үләннәренә баткан. Күмәк көч белән җыештырып алганда бер сәгатьлек эш, югыйсә. Әйләнә-тирәң ялт итеп торганда кичләрен ял итәргә чыгуы, шул ук юган кереңне элеп киптерүе дә үзе бер күңелле, ләбаса.

Фото: Лилия Нургалиева/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk