Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмараның Нур Баян урамында 743 метр озынлыкта яңа асфальт түшәлде

Объект якынча 25 миллион сумга төшә.

Нур Баян микрорайоны соңгы елларда аеруча үсте. Биредә күпкатлы йортлар да күп, мәктәп, балалар бакчалары бар, даруханә, кибет эзләп тә әллә кая барасы түгел... 

«Һәркемгә үз торган җире якын бит ул. Миңа да үзебезнең урам бик ошый. Безнең өйгә автобус тукталышы кул сузымында гына. Ишегалдын рәтләгәч, хәзер машиналарны куя торган урын яхшырды. Транспорты булганнарга анысы да бик кирәк. Кич белән бераз йөреп, һава сулап кайтыйм дисәң, тротуарлар бар, уен мәйданчыклары да иртәдән кичкә кадәр балалар тавышыннан гөрләп тора. Әле шушы көннәрдә урамның бер өлешенә яңа асфальт түшәп сөендерделәр. “Каймак” кибете янында яз-көз, хәтта җәен дә яңгырлар вакытында су җыела, начар һава торышында анда бик пычрак була иде, ул тирәне дә тәртипкә китерә башладылар», - ди Нур Баян урамында яшәүче Фирдәүсә ханым Галимова.
Яңа асфальт түшәү эшен «Татавтодор» җәмгыятенең Кукмара юл төзелеш-ремонт участогы хезмәткәрләре башкара.

Светофордан башлап күперне үз эченә алган объектның озынлыгы 743 метрны тәшкил итә. Ул якынча 25 миллион сумга төшә.

«“Торак пунктларда асфальт-бетон юл-урам челтәрен ремонтлау” программасы буенча моннан берничә атна элек Нур Баян урамында юл төзекләндерү эшләрен башлап җибәрдек. Иң элек иске асфальт-бетон өслек кырып җыеп алынды, тигезләнде, соңыннан яңасы түшәлде. Шулай ук уң яктан кибет каршыларына да вак таш җәелде. Анда алга таба асфальт юл булачак. Якын араларда юл читләренә бордюрлар кую эшләре башкарылачак, мәчет, торак йортлар, “Чулпан” балалар бакчасы каршында тукталыш мәйданчыклары төзекләндереләчәк, автобус тукталышлары тәртипкә китереләчәк, җәяүлеләр кичүе ясалачак һәм юл билгеләре куелачак. Әлеге программа буенча барлыгы 110 миллион сум акча каралды. Яр буе, Ленин, Ворошилов (район үзәк дәваханәсе территориясе), Восточная, Чернышевский урамнарының кайбер өлешләрендә дә юлларны ремонтлау эшләре уздырылачак», - ди участокның начальник урынбасары Рөстәм Зарипов.

«Биредә ике урамны тоташтыручы күпер дә бар бит әле. Аны яңарыш көтәме?»

«Әлбәттә. Күпердәге барьер киртәләре алыштырылып, су үткәрү җайланмалары куелачак, шулай ук яңа тротуар да ясалачак», - дип ачыклык кертте Рөстәм Зарипов. 

Районның баш архитекторы Ләйсән Зәйнетдинова сүзләренә караганда, оештыру планында кайбер сәүдә нокталарының фасад өлешен үзгәртү дә каралган.

«Әлеге эш шәхси эшмәкәрләрнең үзләренә йөкләнде. Бу “Магнит” һәм “Сәфәр” кибетләренә кагыла. Шулай ук кибет янындагы автобус тукталышының да урынын үзгәртү, аны светофорга таба күчерү планлаштырыла», - диде ул.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk