Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмараның «Нараткай» лагерендә биш смена эшләячәк

Әти-әниләр лагерь өчен түләгән суммадан процентлар кайтара ала.

Камышлы урманы буенда урнашкан «Нараткай» лагерендә биш смена эшләячәк. Бу турыда лагерь директоры Әмир Хәкимуллин хәбәр итте.

«Быел лагерьда ике – 18әр көнлек, ә өч берәр атналык сменалар эшләячәк. Һәрберсенә 64 бала кабул ителә. Кукмара өченче урта мәктәбе һәм күппрофильле лицей укучылары үз укытучылары белән берлектә экология һәм хәрби-патриотик юнәлешләрдәге җидешәр көнлек сменаларга килергә җыеналар. Спортчылар төркемен исә иң ахырдан оештырырга ниятлибез. Йортлар, азык-төлек блогы инде балалар килүгә әзерләп куелды, территорияне тәртипкә китерү эшләре дә төгәлләнеп килә. Педагогик кадрлар туплана, юлламалар алу өчен гаризалар кабул итү дә дәвам итә. Без быел лагерьда капиталь төзекләндерү уздырылыр дип көткән идек. Финанс мәсьәләләре белән бәйле рәвештә бу эш беразга кичектерелде. Әмма шулай да лагерь ялт иткән, йортлар да чиста, төзекләндерелгән. Узган ел территориянең капка төбенә кадәр өр-яңа асфальт юл салынды, автомобильләр тукталышы ясалды», - ди Әмир Хәкимуллин.

Директор пандемия белән чикләүләрнең быел да шул килеш калуын хәбәр итте. Бу исә - балалар да, биредә хезмәт куючылар да, медицина тикшеренүе узып, махсус белешмә белән территория эченә уза һәм смена төгәлләнгәч кенә кире чыга дигән сүз. «Таләпләр катгый. Хәтта әти-әниләрне дә балалар янына уздыра алмыйбыз, күрештерергә дә тиеш түгелбез. Бары тик телефон аша гына аралашып булачак», - ди Әмир Гомәр улы.

Яңалык булып, лагерьга юллама өчен түләгән акчаларның 50 проценты кире кайту тора. Ул Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә башкарыла. Моның өчен әти-әни юллама бәясен «Мир» картасы аша онлайн рәвештә түләргә тиеш була.

фото: «Нараткай» лагере

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев