Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмараның ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлеге Яңа ел бәйрәмнәрендә 360тан артык мөрәҗәгать кабул иткән

Телефон аша 258 чакыру кабул итеп алынды.

Кукмараның ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлеге Яңа ел бәйрәмнәрендә 360тан артык мөрәҗәгать кабул иткән. Бу хакта район үзәк дәваханәсенең баш табиб урынбасары Руслан Димитриев сөйләде.

«Дәваханәгә 1 гыйнвардан 9 гыйнварга кадәр 367 кеше мөрәҗәгать итте. Шуларның берсе исерткеч эчемлек белән авыр дәрәҗәдә агулану иде. Салкын тию нәтиҗәсендә тән температуралары күтәрелүчеләр дә шактый булды. Телефон аша 258 чакыру кабул итеп алынды. Кызганыч, табиблар килгәнче, бер кешенең гомере өзелде. Баш мие кан әйләнешенең бозылуы белән – биш, миокард инфаркты белән - өч, бот сөяге сынган бер кеше китерелде. Шулай ук ике тапкыр юл һәлакәте булган урынга чыгарга туры килде, зыян күргән бер кешегә ярдәм күрсәтелде. Сөенечле вакыйгаларга килсәк, бәйрәмнәрдә дүрт сабый (3 малай, 1 кыз) туды. Беренчеләрдән булып, 3 гыйнварда 3,040 килограмм авырлыктагы малай дөньяга аваз салды. Данияр - Кукмарадан Фидилә һәм Артур Федоровлар гаиләсендә икенче бала», - диде Руслан Димитриев.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk