Кукмаралыларны томан аркасында күз күреме начарлану турында кисәтәләр
Соңгы яңалыклар

Кукмаралыларны томан аркасында күз күреме начарлану турында кисәтәләр

Районга салкын һава торышы килә.

3 февральдә районда һава шартларының начарлануы көтелә. Бу хакта Кукмара районының бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте хәбәр итә.

Күк йөзе болытлы булачак. Төнлә явым-төшемсез, көндез урыны белән бераз кар явачак.

Томан аркасында 500 метрга кадәр кадәр күз күреме начарланачак. Төньяк-көнбатыштан көнчыгышка таба күчүче җил секундына 3-8 метр тизлектә.

Төнлә һава температурасы -12дән -15 градуска кадәр, аязган вакытта -20 градуска кадәр булачак. Көндезге сәгатьләрдә һава температурасы -8дән алып11 градуска кадәр.

Юлларда бозлавык хасил була.

фото: Михаил Захаров

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев