Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмаралылар өчен йолдызнамә

Кукмаралыларга 16-22 июль көннәренә йолдызлар ниләр вәгъдә итә

КУЧКАР (21.03-20.04)ларның тынгысыз иҗат итүе көтелмәгән керем китерер. Кайберәүләрнең сәламәтлеге какшарга, вируслы инфекция эләктерергә мөмкин. Сак булыгыз, гигиена турында онытмагыз, витаминнар кабул итегез. Тирә ягыгызда таяныч булыр торган якыннарыгыз хакында да истән чыгармагыз. Ялларны гаилә белән үткәрегез.


ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларга әлеге атнаны өйдән һәм якыннарыннан читтә үткәрергә туры килмәгәе. Ник дигәндә эш белән бәйле ерак сәяхәт көтелә дип фаразлый йолдызлар кайтавазы. Йорт хайваны алырга теләүчеләр өчен бу атна яхшы вакыт. Дуслар белән күрешү, җыелышу өчен атна ахыры хәерлерәк булыр.  


ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр нихаять тормыш тәменең мәгънәсен гаилә учагында икәнен аңлар. Якыннарыгыз һәм балаларыгызның кадерен белегез, матур хисләрне югалтмый саклагыз. Гаилә җебе бер өзелсә, кире ялганмый, шул хакта онытмагыз. Юл һәлакәтенә тармас өчен зур юлга чыкмаска киңәш итә йолдызлар. 


КЫСЛА (22.06-22.07)лар чын мәгънәсендә яңа тормыш башлар. Иске әйберләр белән бергә күңелдәге барлык авыр хатирәләрне сызып ташлап, тормышны яңа биттән яза башларсыз. Тик элекке хаталарны кабатламас өчен берникадәр нәтиҗә чыгарырга да өйрәнегез. Җомга көнне ерактан туганнар килеп чыгуы бар. 


АРЫСЛАН (23.07-22.08)нарны бу атнада җитди мәсьәләләр көтә. Түләнми калган штрафлар, салым һәм күпсанлы документ эше. Авыр булса да түзегез, аек акыл белән эш итәргә тырышыгыз. Атна уртасында акча кереме көтелә. Ялларны балаларыгыз белән паркта яисә табигать кочагында үткәрергә киңәш ителә.


КЫЗ (23.08-22.09)лар милек мәсьәләсе һәм чит илгә чыгу борчый. Баеп булмаса да, якын арада яхшы керем тупларсыз. Йолдызлар уңыш сезнең якта дип вәгъдәли. Атна ахыры чыгымнарга һәм сатып алуларга бай булыр. Якыннарыгыз турында да онытып җибәрмәгез, бераз тәм-томнар белән сыйлап алу да комачау итмәс. 


ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр фирма, офис эше белән мәшгуль булып, йорт мәшәкатьләрен дә онытып җибәргән бугай. Ә кемнәрдер отпуск алып, диңгезгә яисә чит илгә ялга кузгалыр. Кайберәүләр хыялларын тормышка ашырырга омтылыр.  Әлеге йолдызлык астында туучылар өчен бу атнада барлык юллар да ачык. 


ЧАЯН (24.10-22.11)нар иркенләп онытылып ял итү турында хыяллана. Тик әлеге атна хыялларны тормышка ашырмас. Сезнең алда тау кадәр эш өелеп ята. Хыялларга бирелеп ялкауланып утырыр чак түгел. Үзегезне кулга алып тиз арада эшкә керешмәсәгез, үкенергә калачак. Өстәвенә сәламәтлек тә мактанырлык түгел. Кичекмәстән табибка күренү кирәк.


УКЧЫ (23.11-21.12)ларның бизнесы чәчәк ата. Карьера үсеше, үз эшегезне җәелдерү өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Һәр нәрсәдән файдаланып калырга ашыгыгыз. Хәтта банктан кредит, ссудалар алу өчен дә уңышлы вакыт. Мәхәббәт өлкәсенә килгәндә, сөйгәнегез белән мөнәсәбәтләр катлауланырга мөмкин. 


КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр бар эшен ташлап романтик сәяхәткә чыгар. Тик ялдан соң күктән җиргә төшәргә туры килмәгәе. Тәмамланмый калган эш, түләнмәгән штрафлар, акча чыгымы кәефегезне кырырга сәләтле. Мошенниклар кулына эләгүдән сак булыгыз. Балалар белән җитди сөйләшү көтә. Җитәкчегез дә эегездән канәгать түгел.


СУКОЯР (19.01-18.02)ларны бу юлы милек һәм бизнес белән бәйле кризис көтә. Антикризис чараларын күрә башлау көтелмәгән чыгымнардан саклап калыр. Гаилә мәшәкате, сөйгәнегезнең сәламәтлеге, балаларның уңышсызлыгы чыгырыгыздан чыгарса да тормыш сынауларына баш ияргә ашыкмагыз. Сабыр төбе- сары алтын дип юкка әйтмиләр, бар да үтәр, түзем булыгыз.


БАЛЫК (19.02-20.03)ларны ял мәсьәләсе кызыксындыра. Иганәчеләр ярдәме белән күптәнге хыялыгызны тормышка ашыра аласыз. Йолдызлар атна башыннан ук сюрприз булыр дип ышандыра. Диңгез буенда ял итү дә, күңелне эретерлек бүләкләр һәм комплиментлар да җитәрлек булыр дип фаразлана. Гаилә мәшәкатеннән арынып алыгыз. 

http://zamansulyshy.ru/news/yanaliklar/leninogorskilylarga-16-22-iyul-knnren-yoldyzlar-nilr-vgd-it

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X