Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарага кергәндә «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» орденының күчермәсе урнаштырылды

Фото белән Инстаграмда Кукмара районы башлыгы уртаклашты.

Кукмарага кергәндә «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» орденының күчермәсе урнаштырылды. Бу турыда үзенең Инстаграм битендә Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев язды.

«Әлеге зур бүләкне районның терлекчелек өлкәсендә рекордлы күрсәткечләргә ирешкәне һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә саллы өлеш керткәне өчен Татарстан Президенты тапшырды», - дип билгеләп уза Сергей Димитриев.

Исегезгә төшерәбез: өченче чакырылыш Кукмара муниципаль район Советының 44нче утырышында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов сөт саву буенча рекордлы күрсәткечләр өчен (тәүлеккә 300 тонна) районга «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» орденын тапшырды. Бу – республика тарихында муниципаль районнарга бирелүче беренче орден.

фото: https://www.instagram.com/sergeidimitriev/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk