Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарага эш сәфәре белән Президент Рөстәм Миңнеханов килә

Өченче чакырылыш Кукмара муниципаль район Советының 44нче утырышында еллык эшчәнлеккә хисап ясалып, бурычлар билгеләнәчәк.

Бүген районга эшлекле сәфәр белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның килүе көтелә.

Республика башлыгы иң элек шәһәрнең Гафиатуллин урамында “Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проекты кысаларында “Социаль ипотека” программасы буенча сафка баскан 21 фатирлы йортта булачак.

Алга таба Рөстәм Миңнеханов шәхси эшмәкәр Рамазан Юнысовның производство комплексында булып, “Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм индивидуаль эшмәкәрлек инициативаларына ярдәм” илкүләм проекты буенча башкарылган эшләр, икмәк-булка продукцияләре җитештерү цехында производство линияләре белән танышачак.

Район Мәдәният йортында районның оешма-предприятиеләре әзерләгән күргәзмәне караганнан соң, сәфәр район Советы утырышы белән төгәлләнәчәк. Киңәшмә Кукмара районының 2019 елга социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләренә багышланып, 2020 елга бурычларга билгеләнәчәк.


фото: Ильнар Тухбатов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk