Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарадан ирле-хатынлы Ибраһимовлар коронавируска каршы вакцина ясатканнан соң тәэсирләре белән уртаклаштылар

Район үзәк дәваханәсендә Covid-19 каршы вакцинация ясау бара.

Кукмарадан Разыйм Ибраһимов икенче тапкыр прививка ясатырга килгән. Кәефе яхшы иде, ул бик теләп фикерләре белән дә уртаклашты.

«Без тормыш иптәшем Рашидә белән коронавируска каршы беренче вакцинаны декабрьнең 29ында кадаткан идек. Аллага шөкер, бик җиңел кичердек, бер билгеләре дә сизелмәде. Үзебезнең коронавирус белән авырганыбыз юк, тик бу чир турында куркыныч сүзләр гел ишетелеп, ашыгыч ярдәм машиналары да даими йөреп тора. Шуңа күрә гел шикләнеп яшәп булмас дип, вакцина ясатырга уйладык. Шушы чир аркасында, кеше бер-берсеннән читләшеп бетте бит: аралашмыйлар, кунакка йөрешмиләр. Үзебезне дә Сарман якларына кунакка чакырдылар, аңарчы организмда антитәнчекләр барлыкка килсә, күңелебез тыныч булачак», - ди ул.

Разыйм абый күршеләре, таныш белешләрен дә вакцинация ясатырга өнди. Аларны ышандыру өчен, үзенең вакцинация көннәре язылган кәгазьләрен дә фотога төшереп җибәргән. Чөнки социаль челтәрләрдә ни генә язмыйлар, төрле каршылыклы фикерләр дә очрый. Бу турыда Разыйм абыйның тормыш иптәше Рашидә апа белән дә сөйләшеп, прививка ясатудан курыкмыйсызмы, дип кызыксындык.



«Мин ватсапка килгән тискәре фикерләрне бөтенләй укып тормый. Ә табибларга ышанабыз, авыртсак та иң элек дәваханәгә киләбез бит, шуңа күрә курыкмыйм», - диде Рашидә апа.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев