Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмарада яшәүче бер хатын 250 мең сумнан артык алимент түләмәгән өчен хөкем ителгән

    Хатын 2018 елдан бирле ике балага акча түләмәгән.

    Кукмарада яшәүче бер хатын 250 мең сумнан артык алимент түләмәгән өчен хөкем ителгән. Бу хакта Кукмара районы прокуратурасы хәбәр итә.

    39 яшьлек хатын балигъ булмаган ике бала өчен акча түләүдән качкан, аның бурычы 250 мең сумнан артып киткән.

    Реклама

    «Ул үз балаларына матди ярдәм күрсәтми һәм эшкә дә урнашмый», - дип аңлаттылар район прокуратурасында.

    Суд аңа алты ай төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләде, хезмәт хакының 5 проценты дәүләт хисабына тотып калыначак.

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: