Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада яшәүче бер ир телефон урлаган өчен 8 ай гомерен колониядә үткәрәчәк

44 яшьлек ир элек тә хөкем ителгән булган.

Кукмара районы суды Кукмарада яшәүче 1977 елгы кешегә карата хөкем карары чыгарды. Элегрәк тә хөкем ителгән ир җинаять кылуда – чит милекне урлауда гаепле дип табылды. Бу хакта Кукмара район судының матбугат хезмәте хәбәр итә.

44 яшьлек хөкем ителүче төзелеш кибетләренең берсендә кассир өстәлендә кесә телефоны күрә. Үзен берәү дә күзәтмәүдән файдаланып, 8 мең сумнан артык торган элемтә чарасын урлый.

Хөкем ителүче җинаять кылуда гаепне тулысынча таныды.

Ул, сигез айга ирегеннән мәхрүм ителеп, катгый режимлы төзәтү колониясенә билгеләнде.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X