Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада Шаһинур Мостафинның 70 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр

Кичәдә Шаһинур Мостафинның иҗатташ дуслары, әдәбият сөючеләр, сәнгать әһелләре катнашты.

Кукмара Мәдәният йортында эзтабар язучы һәм шагыйрь, Казандагы “Сүз” китап нәшриятының баш мөхәррире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Россиянең Михаил Ломоносов исемендәге премиясе лауреаты, алтын медаль һәм ике мәртәбә “Бәллүр каләм” иясе, Кол Гали исемендәге Халыкара премия лауреаты; Россия Хәрби -тарихи фәннәр академиясенең һәм Пётр I исемендәге Фән һәм сәнгать академиясенең мөхбир-әгьзасы Шаһинур Мостафинның 70 яшьлек юбилеена багышланган әдәби кичә узды. Кичәдә Шаһинур Мостафинның иҗатташ дуслары, әдәбият сөючеләр, сәнгать әһелләре катнашты. Юбилярны район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина гомер бәйрәме белән котлады һәм иҗат уңышлары теләп, район алдындагы казанышлары өчен медале белән бүләкләде.

Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов хәтер сандыгында юбиляр белән бәйле булган хатирәләрне яңартты. Якташ әдипләребез Фоат абый Галимуллин, Газинур Морат, Рифә Рахман, Заһид Мәхмүди, Рүзәл Мөхәммәтшиннарны, туганнарыны чыгышларында язучының иҗатына югары бәя бирделәр.

Кичә барышында юбилярга ерак Австралиядән якташыбыз София Вәлиеффның котлавын ирештерү, аның сүзләренә язылган Кукмарага багышланган яңа җыр тәкъдир итү Шаһинур абый өчен чын мәгънәсендә сюрприз булды.

Балалар китапханәсе хезмәткәре Алсу Багабиева, Березняк мәктәбе укучысы Зөләйха Таҗетдинова башкаруында яңгыраган шигырьләрне тамашачы җылы кабул итте. Шаһинур Мостафин иҗатына багышланган китап күргәзмәсе, презентация һәркемдә зур кызыксыну уятты. Районыбызның үзешчән җырчылары Гөлдания Ярмиева, Нәкыя Орловаларның әдип сүзләренә язылган җырларны башкарулары, “Сылу кызлар” чыгышы кичәгә тагын да ямь өстәде.

Очрашу язучы иҗатына гашыйк тамашачылар күңеленә хуш килде, алар юбилярга көчле алкышлар бүләк иттеләр. Кичәдән алган якты тәэсирләр, җылы хисләр күңелләрдә озак сакланыр дип ышанабыз.

 

Фәния РӘХИМОВА, үзәк китапханәләр системасы библиографы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев