Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада Сабантуй батырын тәкә һәм ат көтә

Сабан туе 13 июньдә Киндеркүл авылы янындагы аланда узачак.

Быелгы Сабантуй бәйрәмендә баш батырга тәкә генә түгел, ә ат та тапшырылачак. Бу хакта Кукмара районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина сөйләде.

«Халык күңел ачулары кичкә кадәр барыр дип уйлыйбыз. Мәйданда ир-атлар өчен генә түгел, ә яшүсмерләр, хәтта хатын-кызлар арасында да көрәш турниры оештырачакбыз. Сабантуй батырына тәкәдән тыш, ат та бүләк итәчәкбез. Бәйрәм кунакларын милли стильдә бизәлгән ишегаллары көтә. Бездә демография темасы актуаль булганлыктан, танышулар өчен дә мәйданчык оештырырга булдык. Ул «Димче почмагы» дип атала. Аны танышу клубы оештыра. Концерт программасының хедлайнеры - Рифат Зарипов. Шулай ук районыбыз артистлары һәм коллективлары, «Созвездие-Йолдызлык» фестивале лауреатлары да чыгыш ясаячак», - дип сөйләде Айгөл Әхмәтшина.

Исегезгә төшерәбез, Сабантуй бәйрәме 13 июньдә Киндеркүл авылы янындагы аланда узачак. Башлана сәгать 10.00да.

Бәйрәм программасы белән сылтама аша кереп танышырга мөмкин. Сабан туе көнне автобуслар махсус маршрут буенча йөриячәк.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев