Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмараның Сабантуй бәйрәме көнендә автобуслар махсус маршрут буенча йөриячәк

13 июньдә 7 автобус йөриячәк.

«Кукмор – Транс» җәмгыятендә Сабантуй бәйрәме көнне автобусларның ничек йөриячәге турында сөйләделәр.

Кукмарада Сабантуй 13 июнь көнне, гадәттәгечә, Киндеркүл авылы янындагы аланда узачак. Бу көнне 7 автобус йөриячәк.
Автобуслар «Тимер юл вокзалы – Киндеркүл авылы» маршруты буенча РОВД, Туеш, элеккеге «Дуслык» кибете, «Сәфәр» кибете аша әйләнеп йөриячәк. Беренче рейс тимер юл вокзалыннан 9.50 сәгатьтә китә.

Юл бәясе - 25 сум. Бу көнне карта һәм социаль юл йөрү билетлары гамәлдә булмаячак. Шуның өчен билетны акча түләп аласы була.

фото: «Кукмор – Транс» җәмгыяте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X