Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада республиканың өч мәдрәсәсеннән шәкертләр көч сынашты

Конкурсның шарты буенча команданың бер вәкиле Коръәннән бер кыска сүрә яки озын сүрәдән өзек укып күрсәтергә тиеш иде.

25 февраль көнне район Мәдәният йортында “Мөселман егетләре бәйгесе” дип исемләнгән чара үткәрелде. Бәйгедә Кукмара, Балтач һәм Буа мәдрәсәләре укучыларыннан торган командалар 6 номинация буенча ярышты.

“Сәламләү” конкурсында һәр команда үзләре һәм мәдрәсәләре турында кыскача мәгълүмат бирде. Аның азагында чараны алып баручы Фәрит Хәләветдин һәм Марат Хәсәновлар үтенече буенча командаларның һәрбер вәкиле шәхсән үзе белән таныштырды, сорауларга күңелле дә, мәгънәле дә җавап бирде.

Чираттагы конкурста шәкертләр Коръән уку осталыкларын күрсәтте.  Аның шарты буенча команданың бер вәкиле Коръәннән бер кыска сүрә яки озын сүрәдән өзек укып  күрсәтергә тиеш иде.

Бәйгенең өченче өлеше быел билгеләп үтелә торган “ТАССР төзелүгә - 100 ел” вакыйгасы уңаеннан, татар мөселманнары тарихына багышланган викторина рәвешендә үтте: шәкертләр дин һәм милләтебез белән бәйле вакыйгаларга, тарихи шәхесләребезгә бәйле сорауларга җавап бирде.

“Дини мәҗлестән күренеш” дип исемләнгән номинациянең  шарты буенча һәр команда алдан тәкъдим ителгән дини мәҗлесне сәхнә күренеше рәвешендә күрсәтергә тиеш иде: Буа шәкертләре – никах,  балтачлылар балага исем кушу мәҗлесләрен сәхнәләштерсә, Кукмара шәкертләре тамашачыларга әби белән бабайның бергә гомер итүләренә 50 ел булуга багышланган мәҗлесне тәкъдим итте. Шушы сәхнә күренешләренең  һәммәсе дә хикмәт һәм халыкчан юмор белән үрелеп барды.   

Бәйге программасында каралган номинацияләр арасында иң кызыклысы “Фильм-нәсыйхәт” дигәне булгандыр.  Аның шарты буенча күпләргә таныш булган мультфильм яки кинофильмнан алынган өзекне “мөселманча” тавышлыландыру күздә тотылган иде. Шәкертләр өй эше буларак бирелгән шушы биремне дә бик уңышлы башкарып чыга алды.

Ә инде ахыргы, 6нчы конкурсыбызда шәкертләр үзләренең ни дәрәҗәдә оста куллы булуларын исбатлады: тамашачылар хөкеменә алар үз кулы белән эшләгән әйберләрне тәкъдим итте.

Егетләрнең чыгышларына мәртәбәле жюри бәя бирде. Элекке елларда үткәрелгән бәйгеләрдән аермалы буларак, быел ярышта катнашкан мәдрәсә вәкилләре жюри составына кертелмәде. Бу бәя бирүне тагын да объектив һәм гаделрәк итәргә ярдәм иткәндер дип уйлыйбыз.
Гомуми нәтиҗә буенча Буа мәдрәсәсе шәкертләре бәйгенең җиңүчесе булып танылды. Икенче урынны Кукмара мәдрәсәсе алса, өченче урынга Балтач шәкертләре лаек булды. Чара ахырында барлык катнашучыларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Шул уңайдан бәйгене үткәрүдә иганәче буларак катнашкан оешма җитәкчеләренә, эшмәкәрләргә олы ихтирамыбызны белдерәбез!

Мәдәният йорты сәхнәсендә үткән әлеге чара тамашачылар күңелендә бик матур, мәгънәле һәм мавыктыргыч булуы белән истә калырдыр. Залны тутырып килгән мөселманнар да, республикабызның төрле төбәкләреннән җыелган дәрәҗәле хәзрәтләр дә: “Шундый чаралар дәвамлы булсын!” - дигән бердәм теләкне белдереп таралды.

Ришат хәзрәт КУРАМШИН

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk