Кукмарада мунча янган
Янгын Ломоносов урамында килеп чыга.
Кукмарада кичке якта мунча яна. Бу хакта районның 117нче янгын сүндерү-коткару частендә хәбәр иттеләр.
22 гыйнварда сәгать 19.39да район 117нче янгын сүндерү-коткару частенең элемтә пунктына Кукмараның Ломоносов урамындагы хуҗалыкларның берсендә янгын чыгу турында хәбәр алына.
Янгын сүндерүчеләр килгәндә мунчаның эчке өлеше яна, ялкын телләренең күрше корылмаларга да күчү куркынычы була.
Аларны йорт хуҗасы каршы ала, мунча эчендә кешеләр булмавын хәбәр итә.
Янгын нәтиҗәсендә 3 квадрат метр мәйданда мунчаның стенасы һәм түшәме яна. Бәхетсезлек очрагында һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.
фото: районның 117нче янгын сүндерү-коткару часте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев