Кукмарада өлкән яшьтәге ханымга ярдәм итү өчен, коткаручыларга фатир балконының ишеген ватарга туры килгән
Соңгы яңалыклар

Кукмарада өлкән яшьтәге ханымга ярдәм итү өчен, коткаручыларга фатир балконының ишеген ватарга туры килгән

Хатын-кызны ашыгыч ярдәм бүлеге хезмәткәрләренә тапшырганнар.

Кукмарада өлкән яшьтәге ханымга ярдәм итү өчен, коткаручыларга фатир балконының ишеген ватарга туры килгән. Бу хакта Кукмара районының 117нче янгын сүндерү-коткару часте хәбәр итә.

10 ноябрь көнне 15.29 сәгатьтә 112нче ашыгыч хезмәтенең бердәм чакыру номерына Нур Баян урамындагы күпфатирлы йортларның берсендә яшәүче өлкән яшьтәге хатын-кызга ярдәм кирәк булуы турында хәбәр килеп ирешә.

Районның 117нче янгын сүндерү-коткару часте коткаручылары, баскыч ярдәмендә өченче катка менеп, инструментлар белән балкон ишекләрен ачып фатирга керәләр һәм хатын-кызны ашыгыч ярдәм бүлеге хезмәткәрләренә тапшыралар.

фото: Кукмара районының 117нче янгын сүндерү-коткару часте

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев