Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада Кыш бабай һәм Кар кызы «кызыл зона»да эшләүче медицина хезмәткәрләрен котладылар

Медицина хезмәткәрләренә «#СпасибоВрачам» дигән язулы торт тапшырдылар.

Кукмара районы Мәдәният йортының иҗат коллективы «кызыл зона»да эшләүче хезмәткәрләргә гадәти булмаган сюрприз әзерләде. #СпасибоВрачам акциясе кысаларында алар Кукмара районы үзәк дәваханәсенең йогышлы авырулар бүлегендә булдылар.

Бүгенге көндә медицина хезмәткәрләре, үзләренең сәламәтлекләре һәм гомерләре бәрабәренә, яңа вирус инфекциясе белән көрәшәләр. Әлеге катлаулы чорда алар аеруча яклауга мохтаҗ.

Кыш бабай белән Кар кызы барлык медицина хезмәткәрләренә сәламәтлек, сабырлык теләделәр һәм «#СпасибоВрачам» дигән язулы торт тапшырдылар.

Акция бергәләшеп Яңа ел җырларын башкару белән төгәлләнде.

фото: Кукмара районы Мәдәният йорты

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk