Кукмарада яшәүче, законсыз рәвештә социаль түләүләр алып, мошенниклык гамәлләре кылуда гаепләнә
Соңгы яңалыклар

Кукмарада яшәүче, законсыз рәвештә социаль түләүләр алып, мошенниклык гамәлләре кылуда гаепләнә

Ир-ат гаебен таныды һәм әлеге сумманы тулысынча капларга вәгъдә итте.

Кукмара районы прокуратурасы 47 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Ул социаль түләүләр алып, мошенниклык гамәлләре кылуда гаепләнә.

2022 елның 19 июлендә ир-ат төзелеш инструментлары һәм җиһазлары сатып алу өчен социаль контракт төзи. Әмма район социаль яклау бүлегенә кирәкле чеклар һәм инструментлар сатып алуны раслаучы документларны тапшырмый. Ә дәүләттән алынган 150 мең сум акчаны үз кирәгенә куллана.

Ир-ат гаебен таныды һәм әлеге сумманы тулысынча капларга вәгъдә итте.

Җинаять эше район судына карау өчен җибәрелде.


Нет комментариев