Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада Гаилә,мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үттеләр

Тантанада районыбызның үрнәк булган 15 парын тәбрикләделәр.

Быел Россия Президенты Владимир Путин 8 июльдә билгеләп үтелүче Гаилә,мәхәббәт һәм тугрылык көнен рәсми бәйрәм дип игълан итте. Шул уңайдан, Комсомол мәйданында районыбызның гаиләдә дә хезмәттә дә үрнәк булган 15 парын тәбрикләделәр.

Ятмас Дусай авылында яшәүче Җәүһәрия һәм Миннемулла Галәлетдиновлар иңне-иңгә куеп 61ел гомер иткәннәр, өч кыз тәрбияләп үстергәннәр. Хәзерге вакытта 7 онык һәм 6 оныкчыкның кадерле әби-бабасы. Аларга Россия Федерациясенең Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен оештыру комитетының медале һәм грамотасы тапшырылды.

Кукмарада яшәүче Әлфия һәм Руслан Муллахмәтовлар быел Көмеш туйларын билгеләп үткәннәр. 4 бала үстергәннәр. Олы улларының инде үзенең гаиләсе бар. Бүгенге көндә әлеге гаилә тагын бер баланы опекага алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев