Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада Эшчеләр тыкрыгы урамында янгын чыга

Гомуми мәйданы 100 квадрат метр булган түбә һәм чорма кара күмергә әйләнә.

30 октябрьдә 17 сәгать 29 минутта 117нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең элемтә пунктына Эшчеләр тыкрыгы урамындагы торак йорт януы турында хәбәр алына. Бу хакта Кукмара районының янгын сүндерү һәм коткару бүлеге хәбәр итә. 
«Янгын бүлекчәләре килгәндә, түбәндәге хәл күзәтелә: 100 квадрат метр мәйданда түбә һәм чорма ачык яна, торак йорт эченә ут таралу куркынычы була», - дип хәбәр иттеләр янгын сүндерүчеләр. 
Янгын нәтиҗәсендә торак йортның гомуми мәйданы 100 квадрат метр булган түбәсе зыян күрә, торак йорт эченә ут таралырга ирек бирелми. Зыян күрүчеләр һәм үлүчеләр юк. Янгын сүндерү өчен 4 берәмлек техника файдаланыла.

фото: янгын сүндерү һәм коткару бүлегеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk