Егет, алты кешене алдап, 34 мең сумнан артык акча үзләштергән.
Кукмара районы прокуратурасы элек тә хөкем ителгәне булган 20 яшьлек казанлыга карата җинаять эше буенча гаепләү карарын раслады. Ул мошенниклыкта гаепләнә.
2021 елның апрелендә гаепләнүче бушлай игъланнар сайтында автомобиль тәгәрмәчләрен сату турында игълан урнаштыра. Җинаятьче, сатып алучыларның ышанычын яулап, акчаларны банк картасына күчерү белән товарны җибәрәсенә ышандыра. Әмма ул үз бурычларын үтәми һәм акча алганнан соң, зыян күрүчеләр белән элемтәне өзә.
Нәтиҗәдә егет, алты кешене алдап, 34 мең сумнан артык акча үзләштергән. Элегрәк тә ул шундый ук җинаятьләр өчен хөкем ителгән булган.
Ул үз гаебен таныды һәм зыянны каплады.
Җинаять эше район судына җибәрелде.
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев