Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада “Бердәм Россия” көне кысаларында тантаналы төстә паспортлар тапшырылды

Төп документны 14 укучы алды

Район Мәдәният йортында тантаналы чара узды – республикакүләм “Гражданлык сәгате” акциясе кысаларында 14 яшь гражданга паспортлар тапшырылды.

Укучылар төп документны “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлеге сәркатибе урынбасары Римма Ратникова һәм район башлыгы Сергей Димитриев кулыннан алды.

- Паспорт алу ул – олы тормышка аяк басу дигән сүз. Мин сезне чын күңелемнән әлеге көн белән котлыйм. Акыллы, тәүфыйклы булыгыз, тырышып укыгыз, - дип үзенең теләкләрен ирештерде Римма Ратникова.

Паспорт тапшыру тантанасына балаларның әти-әниләре дә килгән иде.

- Бүген икенче улым Рөстәм паспорт ала. Ул Кукмара өченче мәктәбендә укый. Әлеге көн безнең хәтердә зур бер вакыйга булып кереп калачак. Балаларыбыз тәртипле булсыннар, безнең йөзгә кызыллык китермәсеннәр иде, - диде Гүзәл Димитриева.

"Тантаналы төстә паспорт алу, әлбәттә, зур горурлык. Мин кулымда документ булуга бик сөенәм", - ди паспорт алган Эльвина Абзалова .

фото: Алсу Сәләхетдинова/ "Хезмәт даны", Фәнил мәрсетдинов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев