Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада балалар парадка чыкты

Чарага бакча хезмәткәрләре һәм биредә тәрбияләнүчеләр генә түгел, әти-әниләр дә теләп кушылган.

Кукмараның «Чулпан» балалар бакчасында быел беренче тапкыр Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан балалар парады үтте. Бакча мөдире Ландыш Идиятуллина сүзләренә караганда, балаларга патриотик тәрбия бирү максатыннан оештырылучы чарага бакча хезмәткәрләре һәм биредә тәрбияләнүчеләр генә түгел, әти-әниләр дә теләп кушылган. Сабыйларның барысы да бәйрәмчә киенгән: кемдер моряк, кемдер санитар, танкист... Шулай ук арт-объектлар, тәгәрмәчле кораб, танк һәм хәрби машина макеты ясаучылар да булган.

«Минем улым Азаль бакчаның кечкенәләр төркеменә йөри. Бәйрәм уңаеннан оештырылучы чарада хәрби техника парады булачак диделәр дә, әтием Фаил белән кораб макеты ясадык. Ул бик матур килеп чыкты. Армиядә моряк булып хезмәт иткәнлектән, әлеге тема миңа аеруча якын. Үзем дә, улым да бәйрәм парадына моряклар булып киендек», - ди Фәнис Хәбибуллин.

Парад вакытында «Үлемсез полк» йөреше дә узды. Балаларның кулларында - илебез азатлыгы өчен соңгы тамчы каннарына кадәр сугышкан, утлы фронт юлы аша узган солдатларның фотолары. Сабыйларның күбесе карт бабалары турында ишетеп кенә белсә дә, аларның батырлыклары турында өлкәннәрнең сөйләве хәтерләреннән һич җуелмас.

Бәйрәм Кукмара 4нче мәктәбенең «Яшьармиячеләр» берләшмәсенә йөрүче укучыларның тигез сафларда үтүе, сугышчан җырлардан попурри, балаларның шигырь сөйләүләре белән үрелеп барды һәм салют белән тәмамланды.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk