Реклама
Суд аңа дүрт ай төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләде. Хезмәт хакының 10 проценты дәүләт кеременә тотылып калыначак.
Кукмара районы прокуратурасы 38 яшьлек иргә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны балигъ булмаган балаларын тәрбияләү өчен акча түләмәүдә гаепле дип тапкан.
Судта хөкем ителүченең балигъ булмаган улын тәрбияләү өчен дүрт айдан артык акча түләмәве ачыкланган. Элегрәк тә ир-ат алимент йөкләмәләрен үтәүдән качкан өчен административ җаваплылыкка тартылган булган.
Аның алиментлар буенча гомуми бурычы 600 мең сумнан артып киткән.
Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныды.
Суд аңа дүрт ай төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләде. Хезмәт хакының 10 проценты дәүләт кеременә тотылып калыначак.
Хөкем карары әле законлы көченә кермәгән.
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз