Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара үзәк дәваханәсе планлы профилактик чараларны кичектерде

Дәваханә җитәкчелеге район халкын бик мөһим булмаган очракта поликлиникага килүдән тыелып торырга, үз-үзеңне изоляцияләү режимын төгәл үтәргә чакыра.

Коронавирус эпидемиясенә бәйле рәвештә һәм иминлекне тәэмин итү максатында, район үзәк дәваханәсендә планлы профилактик чаралар вакытлыча туктатылды. Бу хакта дәваханәнең поликлиника эшләре буенча баш табиб урынбасары Руслан Димитриев хәбәр итте.

«Эпидемиологик торыш белән бәйле рәвештә һәм иминлекне тәэмин итү максатында, район үзәк дәваханәсендә уздырылучы планлы профилактик чаралар вакытлыча туктатыла», - ди Руслан Димитриев.

Короновирус инфекциясен таралуны булдырмый калу максатында, район үзәк дәваханәсе бик тә мөһим булмаган очракта поликлиникага килүдән тыелып торырга, шәхси гигиена кагыйдәләрен һәм үз-үзеңне изоляцияләүне төгәл үтәргә чакыра.

Бик мөһим булганда табибны өйгә чакыру, ташламалы дару препаратлары китертү, хезмәткә вакытлыча яраксызлык турында белешмә алу өчен Кукмара шәһәре халкы өчен «кайнар линия» телефоны оештырылды: 2-74-20, 2-84-20, 2-81-19.

Ә инде районыбыз авылларында яшәүчеләр өчен ташламалы даруларны китерү фельдшер аша атнага бер тапкыр оештырыла. Авыл җирлекләрендә яшәүчеләрдә кискен респиратор авыру билгеләре булган очракта, аларга хезмәткә вакытлыча яраксызлык турында белешмә дәваханәнең инфекция бүлекчәсе боксында, ә башка категорияләр өчен поликлиниканың участок терапевты тарафыннан бирелә.
 

фото: Эльвира Мубаракшина/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk