Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмара янгын сүндерүчеләре “Нараткай” балалар сәламәтләндерү лагеренда янгын-тактик өйрәнүләре үткәрде

    Гадәттән тыш хәл турында сигнал килеп ирешкәннән соң, 117нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре кыска вакыт эчендә урынга килеп җиттеләр.

    Кукмара янгын сүндерүчеләре “Нараткай” балалар сәламәтләндерү лагеренда янгын-тактик өйрәнүләре үткәрде. Имеш, торак корпусларның берсендә янгын чыгып, төтенли башлаган. Гадәттән тыш хәл турында сигнал килеп ирешкәннән соң, 117нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре кыска вакыт эчендә урынга килеп җиттеләр, зыян күрүчене эвакуацияләп, ут чыккан урынны локализацияләделәр. Шулай ук лагерьда ял итүчеләрне янгын сүндерү хезмәтенең эшчәнлеге белән дә таныштырдылар. Укыту тревогасы ахырында балалар өчен фонтан оештырылды.

    Реклама

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: