Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районының ике спортчысына «Россиянең спорт остасы» дигән мактаулы исем бирелде

Танылган спортчылар – Олыяз егете Нәфис Галиевһәм Туембаштан Раил Сәлахетдинов.


Танылган спортчылар – Олыяз егете Нәфис Рафис улы Галиевка һәм Туембаштан Раил Ринат улы Сәлахетдиновларга Россиянең Спорт министры Олег Матыцин карары нигезендә «Россиянең спорт остасы» дигән мактаулы исем бирелде.

Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе магистратурасының 2нче курс студенты Нәфис Галиев 2017 елда билбау көрәше буенча Россия, 2019 елда дөнья беренчелегендә, 2019 елларда Муса Җәлил исемендәге, Мәгәз Сәхәбетдинов һәм Әсхәт Шәйхетдинов истәлегенә узган бөтенроссия турнирларында чемпион кала. 2019 елда Муса Җәлил исемендәге көрәш ярышында беренче урынны яулый. Моннан тыш, ул күп кенә мәртәбәле республикакүләм һәм бөтенроссия бәйгеләрендә призлы урыннарда кала.

Шулай ук Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясенең 3нче курс студенты Раил Сәлахетдинов 18 яшенә кадәр барлык турнирларда җиңү яулый. 2018 елда Идел буе федераль округында, 2019, 2021 елларда Муса Җәлил турнирында чемпион кала. 2017, 2020 елларда Россия чемпионатында өченче урынны яулый. Ул шулай ук башка күп кенә турнирларда призлы урыннарны били.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев