Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районыннан Суфия Шәфигуллина "Татмедиа" җәмгыятенең кызыксындыру бүләгенә ия булды

"Редакциядән шалтыраткач, сөенечемнең чиге булмады. Моннан соң алга таба да катнашырга исәп", - ди ул

“Татмедиа” җәмгыяте тарафыннан нәшер ителүче газета-журналларга иң күп язылучылар арасында оештырылучы “Подписка өчен – телевизор!” конкурсына нәтиҗә ясалды. Бүләкләнүчеләр арасында райондашыбыз, Зур Сәрдектән Суфия ханым Шәфигуллина да бар.  Ул Чишмәбаш авылындагы башлангыч мәктәптә өченче сыйныфларны укыта.

- Мин инде 30 елга якын балаларга белем һәм тәрбия бирәм. Гаиләбез белән газета-журналлар укырга бик яратабыз, - ди ул. - 2019 елның икенче яртыеллыгы өчен “Хезмәт даны”, “Гаилә һәм мәктәп”, “Мәгариф”, “Салават күпере”, “Сөембикә”гә язылган булсам да, конкурста катнашу уе бөтенләй юк иде. Ирем Нурсил бервакыт “Гаилә һәм мәктәп” журналын укып утырганда бәйге турында күреп алды да: “Әйдә, без дә телевизор отыйк әле”, - ди. Кая инде, үз гомеребездә беркайчан андый конкурсларда җиңү яулаган юк бит, дим. Шулай да берәр атна тирәсе уйланып йөри торгач, квитанцияләрне тиешле адреска юлладым... һәм ул турыда бөтенләй оныттым. Редакциядән шалтыраткач, сөенечемнең чиге булмады. Моннан соң алга таба да катнашырга исәп. Бәлки берәрсендә телевизорлы да булып куярбыз, кем белә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk