Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районындагы трассада чит ил машинасы тулысынча янып бетә

Һәлакәт нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр юк.

Кукмара районындагы трассада чит ил машинасы янган. Бу хакта Кукмара районының 117нче янгын сүндерү-коткару часте хәбәр итә.

9 август көнне 21.40 сәгатьтә 117нче янгын сүндерү-коткару частеның элемтә пунктына Кукмара районының Байлангар авылы янындагы юлда автомобиль януы турында хәбәр килеп ирешә.

«Mitsubishi» автомобиленә хәрәкәт иткән вакытта ут каба. Машина йөртүче капот астыннан төтен чыгуын күреп ала. Ул юл читенә төшкәч, капотны ачып җибәрүгә ялкын моторлы отсекны камап ала.

Ир-ат коткаручыларны чакырта һәм үзе дә кул астындагы чаралар белән утны сүндерергә омтыла.

«Янгын нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәде, ә менә автомобиль тулысынча янып бете», - дип ачыклык керттеләр янгын частенда.

фото: районының 117нче янгын сүндерү-коткару часте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk