Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында яшәүче бер ханымны СМС-хәбәрдә мыскыл иткәне өчен штрафка тартканнар

Хокук бозучыга 3 мең сум штраф салынган.

Кукмара районында яшәүче бер ханымны СМС-хәбәрдә мыскыл иткәне өчен штрафка тартканнар. Бу хакта Кукмара районы судының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Прокуратурага шикаять белән Кукмарада яшәүче бер хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Ул үзен СМС-хәбәрләрдә мәсхәрә итүләре турында сөйли.

Тикшерү нәтиҗәсендә, чыннан да, СМС-хәбәрләрдә намус һәм абруйны түбәнсетүче мәсхәрәле сүзләр булуы ачыклана. Моның сәбәбе - хатын-кызлар арасындагы дошманнарча мөнәсәбәтләр.

36 яшьлек хатын-кыз Россия Җинаятьләр Кодексының 5.61 маддәсе, 1 өлеше буенча («Мыскыл итү, ягъни башка затның намусын һәм абруен кимсетү») гаепле дип табыла. Хокук бозучыга 3 мең сум штраф билгеләнә. Бу үз сүзең өчен җавап бирергә кирәклеген тагын бер кат раслый торган факт. Кемне дә булса мыскыл иткәнче, моның өчен административ штраф рәвешендә җаваплылык янавын онытмагыз.

фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk