Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында ут мунча белән сарайның стенасы, түбәсен юк иткән һәм йортка зыян салган

Янгын Адай авылында була.

Кукмара авылында ут мунча белән сарайның стенасын, түбәсен юк итә һәм йортка зыян сала. Бу хакта районның 117нче  янгын сүндерү-коткару часте  хәбәр итә. 

10 июнь көнне 16.37 сәгатьтә 117нче янгын сүндерү-коткару частеның элемтә пунктына Адай авылының Болын урамында  сарай януы турында хәбәр алына. 

Янгын сүндерүчеләрне йорт хуҗасы каршы алып, эчендә кеше юклыгын хәбәр итә. 

Ут нәтиҗәсендә 24 квадрат метр мәйданда мунча белән сарайның стенасы, түбәсе яна,  торак йортка зыян килә. 

Фото: 117нче сүндерү-коткару часте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев