Кукмара районында томан һәм кар көтелә
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында томан һәм кар көтелә

Һава температурасы төнлә -22 градуска кадәр төшәчәк.

Кукмара районында эш атнасы томан белән башланачак, 500 метрдан һәм аннан да якыннан күрү начараячак. Бу хакта районның Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте хәбәр итә.

Күк болытлы булачак. Төнлә һәм иртән кар явачак, көндез явым-төшемсез. Җил төньяк-көнбатыштан, аның тизлеге секундына 9 метрга җитәргә мөмкин.

Температура төнлә -17..-19°, аязган вакытта -22°. Тәүлекнең якты вакытында термометр баганасы -16...-18° күрсәтәчәк.

Юлларда бозлавык хасил була.

Фото: Алсу Гатауллина/ «Хезмәт даны»

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев