Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмара районында тәмәке белән йоклап киткән ир-ат һәлак булган

    Янгын сүндерүчеләр килгәндә ялкын йортның верандасын һәм чормасын камап алган була.

     Кукмара районындагы авылда бер ир-ат тәмәке белән йоклап киткән һәм янгын чыгарган. Янгында үзе һәлак булган. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

    Кичә, төнге унике тирәсендә экстрен хезмәтләр чакыру өчен 112 бердәм номерына Березняк авылы, Ленин урамында шәхси йорт януы турында хәбәр килә.

    Фаҗига урынына беренче булып ДПК “Алга” хезмәткәрләре килә. Янгын сүндерүчеләр килгәндә ялкын йортның верандасын һәм чормасын камап алган була. Күршеләре йорт эчендә кеше булу ихтималын әйтә.

    Реклама

    Янгын сүндерүчеләр утны 20 минутта сүндерә. Ялкынны сүндергән вакытта 57 яшьлек хуҗаның гәүдәсе табыла.

    Янгын мәйданы 32 квадрат метр булган. Фаҗиганең беренчел сәбәбе – тәмәке тарткан вакытта саксыз эш итү.

    Фото: ГУ МЧС РТ

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: