Бу чорда республикада 17 096 коронавирус белән авыру очрагы теркәлгән.
Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 70 очрагы ачыкланган, шуның дүртесе Кукмара районында теркәлгән. Бу хакта ТР коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.
Казанда коронавирус йоктыруның 35 очрагы ачыкланган, Чаллыда – 11, Кукмара районында – 4, Түбән Кама һәм Нурлат районнарында – өчәр, Арча, Яшел Үзән һәм Тәтеш районнарында – икешәр, Алексеевск, Апас, Бөгелмә, Буа, Биектау, Лениногорск, Минзәлә һәм Питрәч районнарында – берәр очрак.
Татарстанда бөтен вакыт эчендә Covid-19ның 17 096 очрагы теркәлгән, 13 682 кеше терелгән, шул исәптән 50се - узган тәүлектә.
Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев